Безнең җыр (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ул аклык, ул сафлык турындадыр.
Гаҗәпмени өзми кабатласак?
Бәлки ул тик безнең, безнең җырдыр?
Ул — безнең якты моңдыр!

Ничә мыскал энҗең, әй ак калфак?
Их, мәңге ак калсак!

Ул вәгъдә, ул сөю турындадыр,
Ул — яшьлектер безнең, гел җырласак?
Бездән сон да кемдер аны җырлар,
Без янган кебек янар!

Ничә мыскал энҗең, әй ак калфак?
Их, җырдай яшь калсак!

Ул тормышның үзе турындадыр,
Мәңгелек моң, җирдә ул калачак.
Бәлки, безне кемдер искә алыр,
Бәлки, онытылмас бу җыр?

Ничә мыскал энҗең, әй ак калфак?
Их, мәңге пакь калсак!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (8 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »