Китәм димә, китсәң дә

Китәм дисең, китәм дисең,
Китәм димә, китсәң дә!
Өметләремне өзмәче,
Юкка сине көтсәм дә.

Гомеркәйләр бигрәк кыска,
Юллар урау булса да.
Кем бәхетле, кем бәхетсез,
Хисләр ташып торса да.

Китәм дисең, китәм дисең,
Китәм димә, китсәң дә!
Киртә куйма хисләремә,
Мин өметсез сөйсәм дә.

Гомеркәйләр бигрәк кыска,
Юллар урау булса да.
Кем бәхетле, кем бәхетсез,
Хисләр ташып торса да.

Китәм дисең, китәм дисең,
Китәм димә, китсәң дә!
Саг(ы)ныр кешем булып калчы,
Гом(е)рем зая үтсә дә!

Гомеркәйләр бигрәк кыска,
Юллар урау булса да.
Кем бәхетле, кем бәхетсез,
Хисләр ташып торса да.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »