Өмет (бишенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Өметемне кабул ит әле,
Сөюеңне бүләк ит әле.
Өметемне кабул ит әле,
Кире какма, бүләк ит әле.

Күрче, күрче кояш чыкканны,
Җылы нурлар безне кочканны.
Күрче язын кошлар кайтканны,
Баш очында тургай очканны.

Бар җиһанда берүзең син,
Бу сөюне күпме көттем мин.
Мәхаббәткә куеп маяклар,
Өмет белән сиңа дәшәм мин.

Күрче, күрче кояш чыкканны,
Җылы нурлар безне кочканны.
Күрче язын кошлар кайтканны,
Баш очында тургай очканны.

Яз дөньяның йөзен югандай,
Язым булып миңа юл ал син.
Өметемә калып куйгандай,
Ай-йолдызы булып елмай син.

Күрче, күрче кояш чыкканны,
Җылы нурлар безне кочканны.
Күрче язын кошлар кайтканны,
Баш очында тургай очканны.
Күрче, күрче…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »