Кәккүк (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Кәккүк кычкыра урманда яз килгәч,
Җир яшәргәч, кырларда гөл үскәч;
Чут-чут итеп тирәкләрдә сандугач сайрый,
Шул чагында йөрәкләрдә яңа дәрт кайный…
Нигә ул шулай?..
Кәккүк тавышын ишетәсеңме урманда,
Кем өчен ул анда шул чаклы моңлана?
Кемне сагына ул һаман, хәсрәте бик яман,
Өзгәләнә, яна ул тәмам, зарлана бичара.
Ул да шул, мескенкәй, сагынадыр кошкаен,
Иң матур, иң якын, җан өзгеч дускаен, дускаен.
Кәккүк тавышы моңлы диеп, ямансулама, дустым,
Моңлан, дип аңа үзем куштым.
Их, моңлан, кәккүгем, урманда!
Кәккүк тавышы бигрәк матур тыңларга:
Күк-күк, күк-кү, күк-кү!
Кәккүкләрне сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа.
Тыңла, иркәм, гөл генәм, кәккүк тавышын бер генә:
Күк-күк, күк-кү, күк-кү!
Кәккүкләрне монлатырлык мәхәббәтем бар сиңа.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »