Сагышларның җиңел кайсысы

Кем сагышын алып киттең, болыт,
Авыраеп тулып каласың.
Көзге яңгыр көзге сагыш булып,
Кем җанына, болыт, яварсың?

Учларыма кунды сары яфрак,
Әйтерсең лә сагыш тамчысы.
Әйтегезче, сагыш кичергәннәр,
Сагышларның җиңел кайсысы?
Сагышларның җиңел кайсысы…

Көзләр җиткәч барлык моң-сагышлар
Тирәнәя никтер тагын да.
Читләр түгел, бары үзе белә
Моң-сагышы булган җан гына.

Учларыма кунды сары яфрак,
Әйтерсең лә сагыш тамчысы.
Әйтегезче, сагыш кичергәннәр,
Сагышларның җиңел кайсысы?
Сагышларның җиңел кайсысы…

Кыр казлары китә каңгылдашып,
Сагыш өстәп сагыш өстенә.
Булса иде икән сагышларның
Сәбәпләре бары көз генә.

Учларыма кунды сары яфрак,
Әйтерсең лә сагыш тамчысы.
Әйтегезче, сагыш кичергәннәр,
Сагышларның җиңел кайсысы?
Сагышларның җиңел кайсысы…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »