Язларда кайтыгыз

Тургайлы кырларга, җырларым тыңларга
Талпынмый түзә соң кайсыбыз?
Дусларым, аңлагыз, яз күрми калмагыз,
Туган як көтә бит, кайтыгыз.

Ак яулык бәйлиләр әйтерсең әниләр,
Шомыртлар сагынып көтәләр.
Туган як язлары эретеп бозларын,
Җаннарны җылытып китәләр.

Хәерле тормышлар теләде шомыртлар,
Йөрәктә җылысы бетмәсен.
Яз көтсә йөрәкләр, яз кайту кирәктер,
Җан өшеп гомерләр үтмәсен.

Ак яулык бәйлиләр әйтерсең әниләр,
Шомыртлар сагынып көтәләр.
Туган як язлары эретеп бозларын,
Җаннарны җылытып китәләр.

Язларым хуш исле, авылым хуш инде,
Кайтырбыз гел сиңа, көт инде.
Киләчәк елларга, кайтачак юлларга
Чәчкәләр син сибеп куй инде.

Ак яулык бәйлиләр әйтерсең әниләр,
Шомыртлар сагынып көтәләр.
Туган як язлары эретеп бозларын,
Җаннарны җылытып китәләр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »