Бәхет кошым (бишенче вариант)

Бәхет кошым, еракта син,
Тик шулай да йөрәктә син.
Исән генә булсын дигән
Теләктә мин, теләктә мин.

Бәхет кошым, җанымда син,
Минем иркә-назым да син.
Гомер буе көтеп алган
Язым да — син, язым да — син.

Бәхет кошым, югалма син,
Ялгыш уйлар уйлама син.
Ятлар үзе ни сөйләмәс,
Тыңлама син, тыңлама син.

Бәхет кошым, җанымда син,
Минем иркә-назым да син.
Гомер буе көтеп алган
Язым да — син, язым да — син.

Бәхет кошым, бәхет кошым,
Син — яшәвем, син — тормышым.
Йөрәгемә аттың туры,
Хәзер җанда сөю угы.

Бәхет кошым, җанымда син,
Минем иркә-назым да син.
Гомер буе көтеп алган
Язым да — син, язым да — син.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »