Китмә (өченче вариант)

Юлларыңа учак ягам, шул учактай дөрләп янам,
Күләгәдәй саклап барам, кайда булсаң — шуннан табам.
Күзләремдә синең күзләр, бик күп әле әйтер сүзләр,
Сүзләреңне юкка сипмә, китмә, китмә!

Җибәрәсем килми читкә, йөрәк дәшә: зинһар, китмә!
Хисләремне мәхрүм итмә, китмә, китмә!
Җибәрәсем килми кабат, кал әле син, мине аңлап,
Хыялларым ялгыз итмә, китмә, китмә!

Юлларыңа тозак корам, уйларыңны кире борам,
Давылларга каршы торам, һаман әле җылың тоям.
Карашыңнан эрим, җаным, ниләр кирәк сиңа тагын?
Араларга куйма киртә, китмә, китмә!

Җибәрәсем килми читкә, йөрәк дәшә: зинһар, китмә!
Хисләремне мәхрүм итмә, китмә, китмә!
Җибәрәсем килми кабат, кал әле син, мине аңлап,
Хыялларым ялгыз итмә, китмә, китмә!

Юлларыңа учак ягам, шул учактай дөрләп янам,
Күләгәдәй саклап барам, кайда булсаң — шуннан табам.
Күзләремдә синең күзләр, бик күп әле әйтер сүзләр,
Сүзләреңне юкка сипмә, китмә, китмә!

Җибәрәсем килми читкә, йөрәк дәшә: зинһар, китмә!
Хисләремне мәхрүм итмә, китмә, китмә!
Җибәрәсем килми кабат, кал әле син, мине аңлап,
Хыялларым ялгыз итмә, китмә, китмә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »