Тәгәрәп лә китте йомгагым

Категория: көе сүзләре

Тәгәрәп лә китте йомгагым,
Эзләп табып кире чорнадым.
Йөрмәс дидем лә бик баш ваттым,
Вакытларны булмый туктатып.

Тәгәрәп лә китте йомгагым,
Утырып ла уйлар уйладым.
Һәр йомгакның була үз сере,
Чорныйсың да сүтәсең кире.

Тәгәрәп лә китте йомгагым,
Җеп өзелде, очын тапмадым.
Өр-яңадан йомгак чорнарга
Ничек кенә хәлләр табарга.

Тәгәрәп лә китте йомгагым,
Утырып ла уйлар уйладым.
Һәр йомгакның була үз сере,
Чорныйсың да сүтәсең кире.

Тәгәрәп лә китте йомгагым,
Кай җирләргә китәр ул тагын.
Йомгак кебек гомер чорнала,
Тәгәри дә китеп югала.

Тәгәрәп лә китте йомгагым,
Утырып ла уйлар уйладым.
Һәр йомгакның була үз сере,
Чорныйсың да сүтәсең кире.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »