Почет хәтәр (Бер шофер авызыннан)

Категория: көе сүзләре

Шофер булгач, иллә-мәгәр,
Шәбәйде бит минем хәлләр:
Берәү кертә бер «ярты»ны,
Берәү тѳртә бер «ярты»ны.
Почет хәтәр, шайтан алгыры!

Берсе әйтә «Печәнем бар,
Тәкәнең, ди, печкәне бар!»
Берсе әйтә: «Утын бар, ди,
Балның первай сорты бар», — ди.
Пажалыста, рәхмәт яугыры!

«Ярты»ларын эчеп туйгач,
Балы белән очлап куйгач,
Машинага утын тѳяп,
«Сарманский» кѳйне кѳйләп,
Кайтып киләм, шайтан алгыры!

Дѳнья бигрәк матур икән,
Юллар бигрәк такыр икән,
Чокыр-чакып сәпсим беткән,
Бу канаулар кайда киткэн? —
Шайтан белсен, рәхмәт яугыры!

Тик шунысы бик алама:
Адым саен бер багана,
Юл ѳстенә кем кем утырткан,
Утыртырга кем котырткан?
Электрик, япфаймать!

Бер багана уңда калды,
Бер багана сулда калды,
Өченчесе — мѳгез кебек,
Килеп сѳзде үгез кебек, —
Очып тѳштем, рәхмәт яугыры!

Бер аз яткач, айнып китсәм,
Милиция килеп җиткән,
Уң ягымда милиция,
Сул ягымда медицина
Почет хәтәр, шайтан алгыры!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »