Дәшмә миңа, соң инде

Кочагыңнан тартып алды
Каты куллы язмышым.
Ә мин юләр, ычкынмыйм дип,
Кулларыңа ябыштым.

Кулың салкын, карашың ят,
Күзләреңдә боз иде.
Назың күчкән башкаларга…
Тотма кулдан, соң, дидең.

Башым иеп, ялгыз атлыйм,
Киселде өметләрем.
Төзәтик ялгышларны, дип
Дәшәреңне көтмәдем.

Бәгырем — таш, күземдә — яшь,
Миңа юлдаш моң инде.
Теләсәм дә, кичералмыйм,
Дәшмә миңа, соң инде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »