Балачагыма кайтам

Хыялымдай атка менеп,
Эх, бер чабасы иде.
Колындай балачагымны
Эзләп табасы иде.

Төшләремә керә бары
Җилләрдәй җитез атым.
Муеннарына сарылып,
Сабый чагыма кайттым.

Атлар утлап йөри микән
Ялансу буйларында?
Төннәрен атлар саклыйм мин
Бары тик хыялымда.

Төшләремә керә бары
Җилләрдәй җитез атым.
Муеннарына сарылып,
Сабый чагыма кайттым.

Колыннар чабып узадыр
Туздырып тузаннарны.
Үтәдер бу гомеркәйләр,
Юксынып узганнарны.

Төшләремә керә бары
Җилләрдәй җитез атым.
Муеннарына сарылып,
Сабый чагыма кайттым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »