Мин ул, әни, синең яшь чагың

Әниемнең ал күлмәген киеп,
Бөтереләм көзге каршында.
Нинди хатирәләр саклыйсың син?
Сер булмаса, сөйлә барсын да.

Сабыем, дип, һаман эндәшсәң дә,
Үсте инде нәни кошчыгың.
Гомер уза, диеп уфтанмале,
Мин ул, әни, синең яшь чагың.

Бала итәкле алсу күлмәгеңне
Бәйрәмнәрдә алып кидеңме?
Талчыбыктай нәзек билләреңә
Ак алъяпкыч бәйләп йөрдеңме?

Сабыем, дип, һаман эндәшсәң дә,
Үсте инде нәни кошчыгың.
Гомер уза, диеп уфтанмале,
Мин ул, әни, синең яшь чагың.

Күлмәкләрнең киям затлыларын:
Йә кыскасын, яки озынын.
Тик әнкәмнең алсу күлмәгеннән
Урам әйләнергә кызыгам.

Сабыем, дип, һаман эндәшсәң дә,
Үсте инде нәни кошчыгың.
Гомер уза, диеп уфтанмале,
Мин ул, әни, синең яшь чагың.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »