Таң йолдызы

Категория: көе сүзләре

Таң йолдызы, маяк бул син
Юлда иркәмә;
Нурларың белән аны син
Назлап иркәлә!
Аның кайтып килүен мин
Бик көтеп калам;
Аның өчен чын йөрәктән
Ашкынып янам.

Аның белән яшәү миңа
Җиңел шул чаклы!
Кая бармыйм, эшләрем — уң,
Көннәрем — якты.
Тормышым йолдызы итеп
Карыйм мин аңа.
Сүнмәс дәрт белән рухланып
Яшим дөньяда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »