Добавлено Сания Ахметзянова в ВС, 28/03/2021 - 18:56

Сайлап алып матур төсләр
Күңелем түрләреннән,
Үрим әле гүзәл бишек
Сөюем гөлләреннән.
Кушымта:
Тирбәлербез икәү бергә
Мәхәббәт бишегендә.
Мине сөю, бары сөю
Яшәтә яшьлегемдә.
Бәйләм-бәйләм гөлләр китер,
Үрелсен хисләребез.
Аллы-гөлле хыялларга
Күмелсен кичләребез.
Кушымта:
Тирбәлербез икәү бергә
Мәхәббәт бишегендә.
Мине сөю, бары сөю
Яшәтә яшьлегемдә.
Берәүгә дә бирмим сине,
Тапмадым югалтырга.
Ирек куймам икәү үргән
Хисләрне чуалтырга.
Кушымта:
Тирбәлербез икәү бергә
Мәхәббәт бишегендә.
Мине сөю, бары сөю
Яшәтә яшьлегемдә.