Тәгәри тормыш арбасы

Тәгәри тормыш арбасы,
Ай үтәсен көн үтә;
Язны кичеп, җәйне гизеп,
Гомер көзенә җитә.

Тәгәри тормыш арбасы
Язмышның юлларыннан.
Урап тотам дилбегәмне,
Төшермим кулларымнан.

Олавыма шатлыклар да,
Борчулар да төялгән,
Табышлар һәм югалтулар
Катлап-катлап өелгән.

Тәгәри тормыш арбасы
Язмышның юлларыннан.
Урап тотам дилбегәмне,
Төшермим кулларымнан.

Тормыш йөгем арта бара,
Чакрымнар узган саен.
Текә үргә менүләрнең
Табам бит әле җаен!

Тәгәри тормыш арбасы
Язмышның юлларыннан.
Урап тотам дилбегәмне,
Төшермим кулларымнан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »