Яшь кызларга

Категория: көе сүзләре

Чәчәккә күмелсен,
Кояшка үрелсен, —
Үстер син яшьлеген гөлләрен
Гомергә бер килә,
Кадерен бел генә —
Унсигез яшь тулган көннәрең.

Җырла син өздереп,
Уйна син сыздырып,
Жәлләмә гармуның телләрен.
Гомергә бер килә,
Кадерен бел генә —
Унсигез яшь тулган көннәрең.

Хезмәттә үсәрсең,
Алмадай пешәрсең,
Эшләсәң сызганып җиңнәрең.
Гомергә бер килә,
Кадерен бел генә —
Унсигез яшь тулган көннәрең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
« »