Казан — авыл арасы

Категория: көе һәм сүзләре

Үсеп җиттек, авылдан
Чыгып китәсе килеп.
Эх, шул Казан дигәннәрен
Бер барып күрсәң, диеп.
Авылда бөреләнеп,
Казанда чәчәк атып,
Яшьнәп үстек, яшь гомерне
Гөрләтеп тә, шаулатып.

Яшәдек Казаннарда,
Җанны икегә бүлеп.
Авыл якларына борып
Җигеп куйган ат кебек.
Казан — авыл арасы,
Авыл — Казан арасы.
Казанда да, авылда да
Без шул авыл баласы.
Кайда да авыл баласы
Булып безгә каласы.

Авыл балалары булып
Югалмадык калада.
Калаларда авыр түгел
Эшләп үскән балага.
Авылда — эшле булдык,
Казанда — кеше булдык.
Кеше дә, эшле дә булып
Яшәп дөньялар кордык.

Яшәдек Казаннарда,
Җанны икегә бүлеп.
Авыл якларына борып
Җигеп куйган ат кебек.
Казан — авыл арасы,
Авыл — Казан арасы.
Казанда да, авылда да
Без шул авыл баласы.
Кайда да авыл баласы
Булып безгә каласы.

Сагынабыз авылны
Яши-яши калада.
Өзгәләнеп үтте гомер
Шушы ике арада.
Шәһәрчә киенмәдек,
Көймәдек, сер бирмәдек.
Казаннарда «уф» димәдек,
Сагындык, сиздермәдек.

Яшәдек Казаннарда,
Җанны икегә бүлеп.
Авыл якларына борып
Җигеп куйган ат кебек.
Казан — авыл арасы,
Авыл — Казан арасы.
Казанда да, авылда да
Без шул авыл баласы.
Кайда да авыл баласы
Булып безгә каласы.

Авылны югалтмадык,
Шәһәрдә сынатмадык.
Авыл биргән тәрбияне
Шәһәрләрдә акладык.
Авылда бөреләнеп,
Казанда чәчәк атып,
Яшьнәп үстек, яшь гомерне
Гөрләтеп тә, шаулатып.

Яшәдек Казаннарда,
Җанны икегә бүлеп.
Авыл якларына борып
Җигеп куйган ат кебек.
Казан — авыл арасы,
Авыл — Казан арасы.
Казанда да, авылда да
Без шул авыл баласы.
Кайда да авыл баласы
Булып безгә каласы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »