Исеңдәме? (икенче вариант)

Исеңдәме искән җилләр,
Исеңдәме көн дәме,
Таң алдыннан Зөһрә йолдыз
Безне алдан йөрткәне?
Истә, истә айлы кичләр,
Ярымның ирен тәме.
Сөйгән ярсыз, туган илсез
Каламы яшәү яме?

Исеңдәме туган ягым,
Борма-борма юллары?
Узган яшьлек шул юлларда,
Кышын карларын ярып.
Күз алдында туган ягым,
Олы юлның тузаны.
Тик күрмәдем шул юллардан
Яшьлегемнең узганын.

Исеңдәме ак каеннар,
Каен суының тәме.
«Сөям» дигән назлы сүзләр
Төшеңдәме, өндәме?
Истә һаман ак каеннар,
Каен суының тәме.
Таң алдыннан Зөһрә йолдыз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »