Мәхәббәтне саклыйк

Категория: көе сүзләре

Купшы сүзләр эзләп җәфаланмыйм,
Гади сүзләр белән аңлатам.
Сине генә сөям, назлы ярым,
Сине генә үлеп яратам.

Затлы бүләк алып азапланмыйм,
Затлылардан затлы сөюем.
Бәллүр савытлар да бер ватыла,
Мәхәббәтне саклыйк, диюем.

Исемеңне кушмыйм җырларыма,
Сиңа багышланган, аңлыйсың.
Үзең дә бит сөюләрең белән
Янәшәмнән генә атлыйсың.

Затлы бүләк алып азапланмыйм,
Затлылардан затлы сөюем.
Бәллүр савытлар да бер ватыла,
Мәхәббәтне саклыйк, диюем.

Бизәгәндә генә саф төсләргә,
Уртак хисләр уңмый, яңара.
Сине миңа бүләк иткән өчен,
Дога кылам тәңрем Аллага.

Затлы бүләк алып азапланмыйм,
Затлылардан затлы сөюем.
Бәллүр савытлар да бер ватыла,
Мәхәббәтне саклыйк, диюем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »