Атлар чаба сабантуйларда

Сабантуйлар гөрли авылда
Атлар әзерләнгән ярышка
Ялан тәпи малай сыртында
Ят кебек тә, кебек танышта.
Әй, яшьлегем,атта син яшкән
Сабырсыз,түземсез чагым.
Атлар чаба сабантуйларда
Җилләр тарап сүтә ялларын

Сабантуйда чапкан атларга
Түзәлмәлмәдем,кулым болгадым
Яшьлегемне алып чаптылар
Күреп кенә калдым тузанын

Атлар чабып уза юллардан
Тыеп булмый уза елларым
Белсәм узмас идем ярышып
Артта калган атның елларын
Артта калган атның иңендә
Юлда калган яшьлек сагышы
Сөлге салдым,ялыннан сөйдем,
Килә аны кочып еласы

Сабантуйда чапкан атларга
Түзәлмәлмәдем,кулым болгадым
Яшьлегемне алып чаптылар
Күреп кенә калдым тузанын

Күңелләрнең басылган чагы
Булмый теге малайны танып,
Чал чәчемне тарый талгын җил
Еллар уза атлардай чабып
Сабантуйлар тик җилкендереп
Өсти бер ел гомер санына
Их, каласы менеп атларның
Ябышып тузган ялына

Сабантуйда чапкан атларга
Түзәлмәлмәдем,кулым болгадым
Яшьлегемне алып чаптылар
Күреп кенә калдым тузанын

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »