Китмәгез туган яклардан

Язмыш җилләре дибез дә —
Чит җирләргә китәбез.
Нигә туган авылларны
Без шулай ят итәбез?

Туган яктан еракларга
Китмәгез, туганнарым!
Сагынырсыз да чит җирләрдә
Авылым урамнарын.

Йөгереп кайтыр чаклар була,
Өзеләсең, түзәсең.
Нигә язмыш, безне шулай,
Тамырлардан өзәсең?

Туган яктан еракларга
Китмәгез, туганнарым!
Сагынырсыз да чит җирләрдә
Авылым урамнарын.

Туган җирдә яшәүләрнең
Кадерләрен бел генә!
Сагынып җырлар газиз җирлә(р) / Назлап сөйгән газиз җирләр /
Була икән бер генә.
Туган яктан еракларга
Китмәгез, туганнарым!
Сагынырсыз да чит җирләрдә
Авылым урамнарын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »