Кулга-кул тотынып

Категория: көе һәм сүзләре

Исеңдәме, җаным, синең белән
Тәүге кабат очрашулар?
Шул мәлдән соң безнең гашыйк җаннар
Гомерлеккә бергә кавыштылар.

Кулга-кул тотынып, гомер юлын
Үтәбез без гомер гел бергә.
Минем гашыйк күзләр — синең күздә,
Синең күзләр — минем күзләрдә.

Еллар уза, ә без синең белән
Шул ук күркәм, шул ук гашыйклар.
Тугры булган безнең мәхәббәткә
Барча галәм һәрчак шаһитлар.

Кулга-кул тотынып, гомер юлын
Үтәбез без гомер гел бергә.
Минем гашыйк күзләр — синең күздә,
Синең күзләр — минем күзләрдә.

Мәхәббәтнең җимешләре булып,
Имин үсә газиз балалар.
Тырышканда, барысын Ходай бирә,
Имин генә торсын дөньялар.

Кулга-кул тотынып, гомер юлын
Үтәбез без гомер гел бергә.
Минем гашыйк күзләр — синең күздә,
Синең күзләр — минем күзләрдә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »