Җилләр иссәләр

Җылы яклардан җилләр иссәләр,
Мин аларны якын итәрмен.
Сәламеңне алып килсәләр,
Мин җилләрне сагынып көтәрмен.

Җылы яклардан җилләр иссәләр,
Тәрәзәмне ачып куярмын.
Сагынмый ул, кайтмый, дисәләр,
Ул җилләрне кире куармын.

Җылы яклардан җилләр иссәләр,
Шатлыгымны канат итәрмен.
Текә таулар юлны киссәләр,
Бөркет булып очып үтәрмен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (5 голосов)
« »