Мин бәхетле синең белән

Бакчаларда алмагачлар
Чәчәк аткан, күр әле.
Алмагачның чәчкәләрен
Чәчеңә када әле.

Серле итеп елмайдың да
Ак кулъяулык болгадың.
Кулъяулыгың чите киткән,
Нигә шулай соңладың?

Алмагачның иңнәренә
Оя корган сандугач.
Алмагачка карап җырлыйм,
Бәгърем, сине сагынгач.

Алмагачлар чәчәк коя,
Алмасы булыр микән?
Мин бәхетле синең белән,
Син бәхетлеме, иркәм?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »