Нурлар чәчеп яшә, әнкәй!

Категория: көе сүзләре

Күңелләрең синең гөлләр кебек,
Йөрәгеңә күпме наз сыйган.
Син елмайсаң, әнкәй, әйтерсең лә,
Яктырыплар китә бар җиһан.

Нурлар чәчеп яшә бу дөньяда,
Көтмәгәндә килсен шатлыклар.
Телим сиңа, әнкәй, якты көннәр,
Бәхетле һәм тыныч картлыклар.

Мин бурычлы сиңа гомер буе
Күрсәтергә хөрмәт-кадерне.
Син бит миңа, әнкәй, бу тормышта
Якты кояш кебек кадерле.

Нурлар чәчеп яшә бу дөньяда,
Көтмәгәндә килсен шатлыклар.
Телим сиңа, әнкәй, якты көннәр,
Бәхетле һәм тыныч картлыклар.

Кабул булсын кылган догаларың
Сикәлтәле тормыш юлында.
Сиңа булган барлык хисләрем дә,
Рәхмәтем дә шушы җырымда.

Нурлар чәчеп яшә бу дөньяда,
Көтмәгәндә килсен шатлыклар.
Телим сиңа, әнкәй, якты көннәр,
Бәхетле һәм тыныч картлыклар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »