Каршыма син кил әле

Категория: көе һәм сүзләре

Елмаеп бер карадың да,
Яндырдың йөрәгемне.
Сиңа бу җырымны язсам да,
Әйтә алмыйм сөюемне.

Күзләреңнән үбәр идем,
“Сөйкемлем”, дияр идем.
Иртәңге саф таң җиледәй
Иркәләп сөяр идем.
Каршыма син кил әле,
Серләремне бел әле.
Кулларым алып учыңа,
Бер җылы сүз әйт әле.

Сөюемне әллә әйтимме,
Син мине аңламассың.
Яңа яуган кар бөртегедәй
Көтмәгәндә югалырсың.

Күзләреңнән үбәр идем,
“Сөйкемлем”, дияр идем.
Иртәңге саф таң җиледәй
Иркәләп сөяр идем.
Каршыма син кил әле,
Серләремне бел әле.
Кулларым алып учыңа,
Бер җылы сүз әйт әле.

Каршыма син килсәң иде,
Серләремне белсәң иде.
Кулларымн(ы) алып учыңа,
Бер җылы сүз әйтсәң иде.

Күзем тут(ы)рып карап узармын,
Хисләремне сизерсеңме?
Бар хәйләне эзләп табармын,
Аңлатырмын сөюемне.

Күзләреңнән үбәр идем,
“Сөйкемлем”, дияр идем.
Иртәңге саф таң җиледәй
Иркәләп сөяр идем.
Каршыма син кил әле,
Серләремне бел әле.
Кулларым алып учыңа,
Бер җылы сүз әйт әле.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »