Онытмагыз безне

Кошлар сыман аерылып китеп,
Онытмагыз туган якларны.
Һәм үстергән ата-ананы.
Еллар узып китәр балалар,
Сукмакларга явар ак карлар,
Салкынаеп китәр аралар.

Онытмагыз безне,
Туган якны, туган нигезне
Нигез дә бит сагына сезне.
Онытмагыз безне,
Ешрак кайтыгыз, балалар,
Якын булсын һәрчак аралар.

Туган нигезләрне онытмагыз,
Без булырбыз сезгә иң зур терәк!
Безгә сездән бары шул теләк
Ничә еллар үтсә дә балалар,
Балалар бит — әти-әни өчен
Бала булып һәрчак калалар.

Онытмагыз безне,
Туган якны, туган нигезне
Нигез дә бит сагына сезне.
Онытмагыз безне,
Ешрак кайтыгыз, балалар,
Якын булсын һәрчак аралар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »