Чын ирләр

Категория: көе һәм сүзләре

Ул эштән кайта һәр көнне арып,
Чүт соңга калып, әз генә салып.
Биргәнне ашый, тормый сайланып,
Һәр шимбә бәйрәм, мунчаны ягып.
Лимонад эчми, ярата әйрән,
Нәрсә бар — шуны өстенә кигән.
Күн итекләре аның берничә,
Сибенми хушбуй, ул аны эчә.

Чын ирләр шундый була,
Атнага бер кырына.
Ашамый «Макдональдс»-та,
Буямый чәчен.
Чын ирләр була шундый,
Сериаллар карамый.
Чын ирләр уйлап яши
Ил киләчәген.

Ул чират белән көтүне көтә,
«Беларусь» белән бар җирдән үтә.
Ул печән чаба, сукалый бакча,
Кирәген таба, кызганмый акча.
Ул «LM» түгел, ул «Идел» тарта,
Һәр декабрьда бер үгез сата.
Ул биштә тора, унбердә ята,
Ул үз хатынын көн дә ярата.

Чын ирләр шундый була,
Атнага бер кырына.
Ашамый «Макдональдс»-та,
Буямый чәчен.
Чын ирләр була шундый,
Сериаллар карамый.
Чын ирләр уйлап яши
Ил киләчәген.

Колбаса түгел, ул гел ит ашый,
Бөтен тапканын өенә ташый.
Сүгенеп ала кайчак бик каты,
Калмыйдыр алды, калмыйдыр арты.
Бик сирәк кенә гармунын алып,
Нәрсәдер уйлап ала моңланып.
Ул туган җирен ярата үлеп,
Яши тормышның рәхәтен белеп.

Чын ирләр шундый була,
Атнага бер кырына.
Ашамый «Макдональдс»-та,
Буямый чәчен.
Чын ирләр була шундый,
Сериаллар карамый.
Чын ирләр уйлап яши
Ил киләчәген.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »