Ташлап китәм

Болытларга ташлап китәм,
Җиргә калдырып китәм,
Китәм, китәм, ташлап китәм.
Болытларга ташлап китәм,
Җиргә калдырып китәм,
Китәм, китәм, ташлап китәм.

Кил, иркәм, искән җилләр
Исемеңне түргә язып үткән.
Кил, иркәм, искән җилләр
Исемеңне түргә язып үткән.

Челтәрле кулъяулыкларың,
Челтәрләрен кемнәр чикккән?
Китәм, китәм, ташлап китәм.
Челтәрле кулъяулыкларың,
Челтәрләрен кемнәр чикккән?
Китәм, китәм, ташлап китәм.

Кил, иркәм, искән җилләр
Исемеңне түргә язып үткән.
Кил, иркәм, искән җилләр
Исемеңне түргә язып үткән.

Җырланасы җыр-җырымның
Сүзләре әйтелеп беткән,
Китәм, китәм, ташлап китәм.
Җырланасы җыр-җырымның
Сүзләре әйтелеп беткән,
Китәм, китәм, ташлап китәм.

Тик, иркәм, елмаюың, күз карашың
Җанга уелып үткән.
Тик, иркәм, елмаюың, күз карашың
Җанга уелып үткән.
Елмаюың китми соң нилектән?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »