Тукта, конвой

Категория: көе һәм сүзләре

Алда көтә безне караңгылык,
Конвой бара менә озатып.
«Әти» диеп арттан килә улым,
Эх, каласы иде юатып.

Тукта, конвой, тукта инде, брат!
Я булмаса атла вак кына…
Әле тагын кайчан күрешәбез,
Тукта инде бала хакына!

Чапма, улым, син егыла күрмә,
Абынулар җирдә булгалый.
Елама әле, син бит инде егет,
Ә егетлэр инде еламый.

Тукта, конвой, тукта инде, брат!
Я булмаса атла вак кына…
Улым елый, ул бит әле минем
Кайда китүемне белми дә!

Чапма, улым, тыңла әниеңне,
Әниләр гел әйтә яхшыга.
Эх, баланы бер кочасы иде,
Каһәр суккан конвой ашыга!

Тукта, конвой, тукта инде, брат!
Сезнең дә бит бардыр балагыз…
Әнисе дә тотып тора алмый,
Арттан чаба, әнә, карагыз!

Тукта, конвой, тукта инде, брат!
Я булмаса атла вак кына…
Улым елый, ул бит әле минем
Кайда китүемне белми дә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »