Нигә икән синең исемеңне
Кушам һаман моңлы җырларга?
Мәхәббәтем — бәхеткәем минем
Тулып агар микән ярларга?
Әгәр сөйсәң, язлар булып сөйсәң,
Йөрәгемдә сагыш сүрелер.
Язгы кояш көткән мәхәббәтем
Нурлар булып нурга үрелер.
Яшьлегемне сиңа бүләк иттем,
Гомер назым булсаң — соңлама.
Үзең — бүләк, үзең генә бүләк,
Миңа башка бүләк сайлама!