Салкын кочак

Салкын кочак мәхәббәтсез яшәү,
Күпкә авыр парлы парсызлык.
Тиң ярларны очратуы кыен
Чын йөрәктән сөя алырлык.

Салкын сөюләр дә була,
Була икән кайчакта.
Назга сусап яши күңел
Боздай салкын кочакта.

Уйда булган кеше янда булса
Булыр иде һәркем бәхетле.
Бер тапкачтын югалтмаслык итеп
Саклап калу кирәк бәхетне.

Салкын сөюләр дә була,
Була икән кайчакта.
Назга сусап яши күңел
Боздай салкын кочакта.

Сөюләрнең боздай шул салкыны
Кагылмасын иде җаннарга.
Мәхәббәтнең кайнар ялкынында
Яшәргә иде һәр көн дөньяда.

Салкын сөюләр дә була,
Була икән кайчакта.
Назга сусап яши күңел
Боздай салкын кочакта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »