Юк, юк, дидең, кагылма күңелем кылына,
Ничекләр түзим соң, йөрәк бит сагына!
Елмаеп көлүең,
Сөйкемле бу күзең…
Төзәп аттың, туп-туры йөрәгемә сөю угын,
Хәзер инде үз-үземә таба алмыйм урын.

Хәзер инде мин бит синең мәхәббәтең колы.
Син, син мине үзеңә караттың, яраттым,
Мин сиңа, сөйгәнем, өзелеп җан аттым.
Ягымлы карашың,
Чуалта уйларым.
Төзәп аттың, туп-туры йөрәгемә сөю угын,
Хәзер инде үз-үземә таба алмыйм урын.
Төзәп аттың, туп-туры йөрәгемә сөю угын,
Хәзер инде мин бит синең мәхәббәтең колы.
Кал, кал җаным күңелдә, сакланып мәңгегә,
Гөлләрдәй сөюем өйләнгән бәйләмгә.
Мәхәббәтең угы
Хисләрдә яндырды.