«Сәбәбен тап»

Сәбәбен тап, күңелем так,
Үкенмәбез бергә булсак.
Өзелеп лә яратыр чак,
Кайт яныма, сәбәбен тап.

Белмим ниләр уйларга да,
Онытуларың әллә мине.
Күрешергә җаныкаем,
Берәр сәбәп тапсаң иде.

Күңелләрем әле дә шул,
Өлгермәгән керләнергә.
Булмый икән, сөя алмадым,
Синнән бүтән берәүне дә.

Белмим ниләр уйларга да,
Онытуларың әллә мине.
Күрешергә җаныкаем,
Берәр сәбәп тапсаң иде.

Исем китми гомеремә,
Үтә икән, үтсен әйдә.
Түгел бит ул, әрәм түгел,
Сине көтеп яшәгәндә.

Белмим ниләр уйларга да,
Онытуларың әллә мине.
Күрешергә җаныкаем,
Берәр сәбәп тапсаң иде.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.2 (11 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »