Мәхәббәтем син…

Мәхәббәтем син, мәхәббәтем син…
Сагынып көткән язым —
Бәхетнең үзеннән килеп,
Бәхетле иткән ярым.

Мәхәббәтем син, мәхәббәтем син…
Яратып туймас җырым —
Өметем минем, хыялым
Таңнарым, барыр юлым.

Мәхәббәтем син, мәхәббәтем син…
Мәңге сүнмәс кояшым —
Тормышымның юлларында
Нур сибүче юлдашым!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.9 (7 голосов)
« »