Татарлар

Категория: көе сүзләре

Казаннардан еракларда
Үткәрсәк тә гомерне.
Халкыбыздан аерылмадык
Бер кемнәндә ким булмадык,
Саклый белдек күңелне.

Халкыбыз исән булганда
Бер ни түгел калганы.
Эх, яши беләбез әле
Матур яши белмәскә, ди
Без мишәр татарлары!

Нинди сынаулар килсәдә
Баш июне белмәдек.
Бер туганнар кебек булып
Яшибез иңгә-иң куеп,
Юлдашыбыз — бердәмлек

Халкыбыз исән булганда
Бер ни түгел калганы.
Эх, яши беләбез әле
Матур яши белмәскә, ди
Без Мәскәү татарлары!

Сокланып исең китәрлек
Бәйрәмнәргә — туйларга.
Бәхет белән тулса иде,
Безнең кебек булса иде
Киләчәк буыннар да.

Халкыбыз исән булганда
Бер ни түгел калганы.
Эх, яши беләбез әле
Матур яши белмәскә, ди
Без Казан татарлары!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »