Кышның озын моңсу кичендә
Яшь чакларым төште исемә.
Тышта буран, ява ап-ак кар,
Сөйгән ярым, сагнам — каршы ал.
Карлар күмгән барыр юлларны,
Яшьлегемә шуңа кайта алмыйм.
Сөгән яр да калды яшьлектә,
Аңа барыр юлны таба алмыйм.
Үткән инде шактый күп ара,
Күрешергә һич юк бер чара.
Ачык инде әллә юллар да,
Мөмкин түгел, соң шул, узарга.
Карлар күмгән барыр юлларны,
Яшьлегемә шуңа кайта алмыйм.
Сөгән яр да калды яшьлектә,
Аңа барыр юлны таба алмыйм.
Сине уйласам — арта сагышым.
Язмыш микән, әллә ялгышым
Хәтер яңарта йөрәк ярасын,
Хыяллануның юк бер файдасы.
Карлар күмгән барыр юлларны,
Яшьлегемә шуңа кайта алмыйм.
Сөгән яр да калды яшьлектә,
Аңа барыр юлны таба алмыйм.