Хәниягә

Категория: көе һәм сүзләре

Хәния, Хәния!
Дәшми, дәшми генә.
Сурәтеңнән елмаясың, сөйләшми генә.
Җилләр булып тәрәз каксаң,
Тәрәзә ачам.
Тагын бер кат җанны өзеп,
Җырла ичмасам!

Хәния, Хәния!
Сине уйлап җан көя.
«Миңа шулай җиңелрәк»
Киттем дисеңме?
Алып китә алмый үлем,
Синең исемеңне.

Истәлеккә калды, истә калды,
Күпләрне бит бу җыр әрнүләргә салды.
Аерылышуны сиздеме әллә
Моңлы йөрәгең?
Иртәләдең, «истәлек» дип
Иртә теләдең.

Хәния, Хәния!
Сине уйлап җан көя.
«Миңа шулай җиңелрәк»
Киттем дисеңме?
Алып китә алмый үлем,
Синең исемеңне.

Җырың барып җитә алмаган
Илләр юк.
Моңнар туар, синең моңнарыңа
Тиңнәр юк.
Син дөньяда яши дисәләр,
Син дөньяда яши дип,
Җилләр исәләр.

Хәния, Хәния!
Сине уйлап җан көя.
«Миңа шулай җиңелрәк»
Киттем дисеңме?
Алып китә алмый үлем,
Синең исемеңне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »