Үземнеке бөтенләйгә

Исеңдәме, ялгыш кына,
Син үземә күзләр салдың.
Ә мин, юләр, шуннан бирле
Телсез калдым, өнсез калдым.

Уйладыңмы, юләр диеп,
Юләр булсам, булыйм, әйдә.
Ә шулай да син бит хәзер
Үземнеке бөтенләйгә.

Исеңдәме, ялгыш кына,
Иңнәремә башың салдың.
Ә мин, юләр, шул мизгелдән
Башсыз калдым, ашсыз калдым.

Уйладыңмы, юләр диеп,
Юләр булсам, булыйм, әйдә.
Ә шулай да син бит хәзер
Үземнеке бөтенләйгә.

Исеңдәме, ялгыш кына,
Колагыма бер сүз салдың.
Ә мин, юләр, бу юлы да
Телсез каддым, өнсез каддым.

Уйладыңмы, юләр диеп,
Юләр булсам, булыйм, әйдә.
Ә шулай да син бит хәзер
Үземнеке бөтенләйгә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »