Хыянәт (икенче вариант)

Төшемә керәсең таңнарда,
Хыянәт ачысы җаннарда.
Таптадың саф сөю хисләрен, хисләрен,
Нишләдең син иркәм, нишләдең?

Былбыллар ник елый талларда (таңнарда),
Бер кем юк хәлемне аңларга?!
Уйнап ла (уйнаплап) җил керде арага,
Ни дәва табыйм соң ярага (ярама)?

Әйттеңме үкенү сүзләрен,
Нәфрәттән яшь тулы күзләрем.
Кичермим мин сине, гомергә— гомергә
Янсам да, калсам да күмергә.

Былбыллар ник елый талларда,
Бер кем юк хәлемне аңларга?!
Уйнап ла җил керде арага,
Ни дәва табыйм соң ярага (ярама)?

Бер кискән телемнәр ябышмый,
Өзелеп сөйгәннәр ялгышмый.
Вәгдәсен өзгәннәр кавышмый-кавышмый,
Моң иттең син минем язмышны.

Былбыллар ник елый талларда,
Бер кем юк хәлемне аңларга?!
Уйнап ла җил керде арага,
Ни дәва табыйм соң ярага (ярама)?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »