Авыл (Хушлашу)

Категория: көе һәм сүзләре

Исәнме, син, туган авылым минем,
Сиңа кайттык тагын сагынып.
Җылы бәдрәф эзләп качсак та калага,
Яшибез без һаман сиңа табынып.
Җыр багышлый сиңа иләс егетләрең,
Сабантуйга кайта буяп иренен,
һаман мактап шәһәр кибетләрен,
Синең кызлар — ятлар килене.
Ә син әле һаман исән икән,
Синең җылы яңгыр ява сибәләп.
Элек печән чапкан безнең болыннарны
Никтер баскан әрсез тигәнәк.
Эчеп үлгән икән быел мескен Гариф,
Әминәләр күчеп киткәннәр.
Урамнарда юк бер җан иясе,
Әйтерсең дә: агу сипкәннәр.

Авыл, авыл, туган авыл,
Авыл, авыл, туган авыл.

Көтү һаман чират белән икән,
«Инде туктар, — диләр, — быелдан».
Без укыган мәктәп капкасына
«Бикле», — диеп язып куелган.
Таудай булган авыл чүплегенә
Кем ташлаган ватык гармунын?
Юкка чыккан безнең озын Җәмил,
Авылымның алып бар моңын.
Күптән мәрхүм күрше апаларның
Өен башка халык алган арзанга.
Заманының иң ак, чиста йортын
Көйләгәннәр хәмер сатарга.
Яңа хуҗа килгән авыл кырларына,
Ауган корып ялгыз алмагач.
Томаланган безнең изге чишмә,
Су алырга кеше бармагач.

Авыл, авыл, туган авыл,
Авыл, авыл, туган авыл.

Күккә ашкан мәчет манарасы,
Бүген иман әйтә партком Сөләйман.
Чирле авыл калган кечерәеп,
Зират кына тагын зурайган.
Мин хушлашам, танып гаебемне,
Бу зиратта минем бабалар.
«Берәр кайчан кайтырсыз бит», — диеп,
Алар безне көтеп яталар.

Авыл, авыл, туган авыл,
Авыл, авыл, туган авыл.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.3 (31 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »