Без барыбер бергә булырбыз

Син дә ялгыз, бугай, минем төсле,
Елмаюың тулы моң гына.
Рәсемеңне кысам күкрәгемә —
Синнән өлеш миңа шул гына.

Еллар үтеп тагын бер күрешсәк,
Мөлдерәмә яшькә тулырбыз.
«Сагынмыйча!» — син дә түзә алмассың,
Без барыбер бергә булырбыз!

Тиз ялгызлыкны тоташтырыр
Йөрәгемнең соңгы кылы бар.
Көтәм әле калган гомеремнең
Үткәннәргә илтер юлы бар.

Еллар үтеп тагын бер күрешсәк,
Мөлдерәмә яшькә тулырбыз.
«Сагынмыйча!» — син дә түзә алмассың,
Без барыбер бергә булырбыз!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »