Бүгенгенең белик кадерен!

Категория: көе сүзләре

Бөреләргә тулган хисләремне
Бүген килеп, чәчәк аттырам.
Теләсәң, ян дөрләп минем белән,
Чаткылардан ялкын чакырам.

Борма-борма урау юллар белән
Сиңа килдем бүген, кадерлем.
Үкенүләр үткәннәрдә калсын,
Бүгенгенең белик кадерен!

Хәзер инде бер көч җиңә алмас,
Сүндерә алмас минем хисләрне.
Яннарыңда гел булырмын, иркәм,
Иртәләрен, көнен, кичләрен.

Борма-борма урау юллар белән
Сиңа килдем бүген, кадерлем.
Үкенүләр үткәннәрдә калсын,
Бүгенгенең белик кадерен!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »