Зиләйлүк

Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең.
Кызганмыйча күңелем чыдый алмый,
Бигрәк моңлы карый күзләрең.

Атылган — кош, адаштырган эттәй,
Үткәннәргә мәэюс карыйсың;
Күрәм, ике иренең селкенәдер, Зиләйлүк:
Кайсы татар баен каргыйсың?

Сизмисең бит син дә синең яннан
Нечкә күңел шагыйрь узганын.
Синең болай мескенләнгән хәлең
Аның күңелен ничек өзгәнен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.2 (17 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »