Добавлено Almaz в Втр, 21/12/2021 - 12:22
Күз карашым юлларда,
Каләмнәрем кулларда,
Сиңа атап бер җыр яздым
Сагынганда җырларга.
Дөнья буйлап җыр таралыр
Җырчыдан — җырчыларга,
Өзлеп яратканнар гына
Сагынып җыр чыгара.
Бу җырымда тик син генә
Аңлый алыр юллар бар,
Сәламнәрем җиткерергә
Ярый әле җырлар бар.
Дөнья буйлап җыр таралыр
Җырчыдан — җырчыларга,
Өзлеп яратканнар гына
Сагынып җыр чыгара.
Җырлыйм сиңа багышлап
Син җырлар яратканга,
Сүзләрем чыга җыр булып
Язгы таңнар атканда.
Дөнья буйлап җыр таралыр
Җырчыдан — җырчыларга,
Өзлеп яратканнар гына
Сагынып җыр чыгара.