Гомерлек ярым бул

Очраттым да сине юлларымда.
Гашыйк иттең мине үзеңә.
Шул минуттан нидер булды миңа:
Уйларымда бары син генә.
Кирәк түгел мина ярты бәхет
Һәм узгынчы хисләр ташкыны.
Гомер буе сөясемне белеп,
Сиңа таба йөрәк ашкынды.

Бәхет бит ул — бер-береңне сөеп,
Ике йөрәк бергә типкәндә.
Безгә насыйп булган тормыш юлларыннан
Икәү җитәкләшеп үткәндә.

Язмышыма тигән бүләгем син,
Кабул итче минем сөюне.
Гомерлеккә минем ярым булып,
Бәхетле ит мине, үзеңне.

Бәхет бит ул — бер-береңне сөеп,
Ике йөрәк бергә типкәндә.
Безгә насыйп булган тормыш юлларыннан
Икәү җитәкләшеп үткәндә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »