Добавлено Almaz в Втр, 21/12/2021 - 12:59
Елларның үткәнен сизмәдем,
Чәчемә сарылган карлары.
Кайнаган бозларда кайнадым:
Яшьлеккә барырга юл бармы?
Хисләрдән тулышкан яшьлекне
Үткәннәр кайларга яшерде?
Һәркем дә сагына татырга
Сизелми үтелгән яшьлекне.
Тауларны күчереп куйсаң да,
Туктатып булмый шул елларны.
Диңгезләр кичергә әзермен:
Яшьлеккә барырга юл бармы?