Хатлар

Таңга кадәр утырып, хатлар язам тутырып,
Бу хатларым барып җитәрме?
Ярты юлда калмый, илтеп тапшырырга
Сабырлыгым җитеп бетәрме?

Хатлар яздым, үткәннәргә,
Илтеп бирмәсемне белсәм дә.
Сулар кире акмый шул, еллар кире кайтмый шул,
Кайтуыңны күпме көтсәң дә.

Хисләрем бушкан саен, утырып хатлар яздым,
Тик берсен дә илтеп бирмәдем.
Бөтенесен бергә, күңелем сандыгына,
Серләр итеп, салып бикләдем.

Хатлар яздым, үткәннәргә,
Үткән гомер — еллар баскычы.
Баскычына басып үрелеп карыймын
Кайда икән бәхет бакчасы?

Хатлар яздым, үткәннәргә,
Илтеп бирмәсемде белсәм дә.
Сулар кире акмый шул, еллар кире кайтмый шул,
Кайтуларын өзелеп көтсәң дә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »