Нигә микән әнкәй, йомшак сүзләр табып,
Яратуым сиңа әйтмәдем.
Кара-каршы утырып, ешрак синең белән,
Чәй эчәргә вакыт җитмәде.
Күңелеңне тыңлар өчен вакытымны,
Ник соң бераз, сарыф итмәдем.
Яргаланган кулларыңа башым салып,
Сыенырга вакыт җитмәде.
Нигә микән — димен, исән чакта синең,
Битләреңнән ешрак үпмәдем.
Тормыш баскан, ябык иңнәреңнән,
Кочакларга вакытым җитмәде.
Дөнья кудым, һаман эшкә чаптым,
Аңа карап эшем бетмәде.
Бетмәс эшем ташлап, утырып яннарыңа,
Хәл сорарга, вакыт җитмәде.
Беләм әнкәй, соңгы сыныгыңнан,
Мин — кызыңны мәхрүм итмәден.
Өч балама яратуны бирдең, әнкәй,
Никтер сиңа, вакыт җитмәде.
Нигә микән — димен, исән чакта синең,
Битләреңнән ешрак үпмәдем.
Тормыш баскан, ябык иңнәреңнән,
Кочакларга вакытым җитмәде.
Кичер әнкәй, вакыт җитмәде!..